+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 август 2021, 17:18

Корбаннар саны арта...

Чигенми бит бу афәт...

Корбаннар саны арта...
Корбаннар саны арта...
Чигенми бит бу афәт...

2021 елның 7 августына алынган мәгълүматларга караганда, Covid-19 рәсми диагнозын алган Башкортстанда яшәүчеләр саны 50 069 кеше тәшкил иткән.

Соңгы тәүлек эчендә авыруның 265 яңа очрагы теркәлгән.

Стационарда 640 кеше, шул исәптән 60 яшьтән өлкән 385 пациент бар.

44 авыру авыр хәлдә, шуларның алтысы ИВЛ аппаратларына тоташтырылган.

Республикада соңгы тәүлектә COVID-19дан үлүнең 9 яңа очрагы теркәлгән.

Пандемия башыннан үлүчеләр саны 831 кеше тәшкил иткән, шуларның 665е 60 яшьтән өлкәнрәкләр булган.

Соңгы тәүлек эчендә дәваханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны 135кә җитте.

Шундый диагноз белән 125 пациент сәламәтләнгән.

Фото: progorod76.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: