+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 август 2021, 13:20

Башкортстанда торак пунктлар янындагы янгыннар сүндерелә

7 августта Башкортстан Башлыгы Хакимиятендә район җитәкчеләре һәм урман янгыннарын бетерүдә ярдәм күрсәтүче күрше муниципалитетлар катнашлыгында ашыгыч онлайн-киңәшмә узды. Аны республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев уздырды.

Башкортстанда торак пунктлар янындагы янгыннар сүндерелә
Башкортстанда торак пунктлар янындагы янгыннар сүндерелә

7 августка республикада Бөрҗән, Зианчура, Зилаер, Күгәрчен, Хәйбулла районнарында гомум мәйданы 48 гектар булган 22 урман янгыны гамәлдә булуын дәвам итә. Шул ук вакытта республикада бер тәүлек эчендә 11 яңа учак ачыкланды, 92 гектар мәйданда 7 учак сүндерелде.

Бу эшкә 619 кеше һәм 142 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгыннар таралуга юл куймас өчен хәл мониторингын алып баралар, шул исәптән авиация ярдәмендә дә. Әлеге эш нәтиҗәсендә ут торак пунктларга күчмәгән, халыкка куркыныч янамый.

Шул ук вакытта кайбер очракларда янгыннар авыл чикләренә бер километрга кадәр якынайган. Мәсәлән, 6 августта Бөрҗән районында Килдегол авылыннан бер чакрым ераклыкта янгын сүндерелде, кичә Хәйбулла районының Вәлит авылы янындагы урманнар һәм печәнлекләр янгынын сүндерделәр.

Янгыннарга каршы көрәшкә Бөрҗән районына Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе аэромобиль төркеменең 7 берәмлек техника һәм 50 кеше составында өстәмә эшелон җибәрде. Урман янгыннарын сүндерү урыныннан оператив мәгълүмат тапшыру өчен Уфадан мобиль элемтә узелы чыкты. Хәйбулла районына Сибай, Баймак һәм Күгәрчен районнары ярдәм итә.

Киңәшмәдә өстәмә янгын сүндерү чараларына ихтыяҗ булуын билгеләделәр. Проблеманы хәл итү белән Авыл хуҗалыгы министрлыгы шөгыльләнә. Башкортстан Башлыгы Хакимияте урман янгыннары буенча хәлне мониторинглау һәм аларны бетерү өчен ведомствоара хезмәттәшлекне координацияләүне дәвам итә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: