+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 август 2021, 20:00

Хәйбуллада янгынны сүндерү өчен көч һәм чаралар җитәрлек

Хәйбулла районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәрипов, муниципалитет территориясендә 4 янгын учагы бар, дип хәбәр итте.

Хәйбуллада янгынны сүндерү өчен көч һәм чаралар җитәрлек
Хәйбуллада янгынны сүндерү өчен көч һәм чаралар җитәрлек

- Янгыннарны локальләштердек, шул исәптән Шайтантау тавында да. Көч һәм чаралар җитәрлек. Безгә янгыннарны сүндерергә ярдәм итүче волонтерларга рәхмәт белдерәсем килә, алар өчен без туклану оештырдык. Волонтерларның ихтыяҗлары өчен акча җыймыйбыз, барысы да җитәрлек. Монда без Урман хуҗалыгы министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелеге эшли торган штаб төзедек, - диде Рөстәм Шәрипов.

18.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Башкортстан территориясендә 2081,25 гектар мәйданда 23 урман янгыны теркәлгән. Шулардан 1586,05 гектарда 8 урман янгыны сүндерелгән.

Әгәр дә сез урман янгынын күрсәгез, һичкичекмәстән авария хезмәтләренә шалтыратыгыз:

- урман сагының бердәм бушлай телефоны 8-800-100-94-00;

- 8-347-218-14-14 - Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәте;

- Коткару хезмәте - 112;

- янгын сүндерү хезмәте - 01.

Фото: Илшат Казаккулов.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: