-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 август 2021, 13:30

Коронавирус белән авыручылар арта

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар һәм дәваханәгә озатылучылар саны арткан. Республиканың оператив штабы мәгълүматлары буенча, пандемия башланганнан бирле инфекция йоктыруның 50 337 очрагы расланган (тәүлегенә +268 кеше). 46 182 кеше сәламәтләнгән (+27). Үлүчеләр саны сигез кешегә арткан һәм 839 кеше тәшкил итә, алар арасында 60 яшьтән өлкәнрәкләр - 671 кеше.

Коронавирус белән авыручылар арта
Коронавирус белән авыручылар арта

Стационарларда 653 кеше дәвалана, шул исәптән "60+ " яшендә 401 пациент. Аларның 50се авыр хәлдә, үпкәләрнең ясалма вентиляцияләүдә - сигез.

Амбулаториядә 2 663 пациент дәвалану уза, шул исәптән «60+» яшендә 1190 кеше.

Барлыгы Башкортстанга COVID-19дан 1 168 938 доза вакцина кайтарылган. Беренче компонент белән 999 578 кеше вакциналанган. 775496 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән. Тәүлек эчендә 9 222 кеше вакцина алды: беренче компонент белән - 4 001, икенче компонент белән 5 221 кеше прививка ясаткан.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: