+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 август 2021, 17:20

Янгыннарны хәвефсезлек буразналары ярдәмендә туктаталар

Урал аръягында янгыннарны "минераллаштырылган полосалар" дип аталучы канаулар ярдәмендә туктатырга мөмкин. Ягъни утны билгеле бер периметрга кертеп җибәреп. Аннары янгынны контрольдә тотарга кирәк, хәтта аның аша очкын да чыкмаска тиеш. Әгәр моңа ирешеп булса, яну пигы кимиячәк, дип хәбәр итә коткаручылар.

Янгыннарны хәвефсезлек буразналары ярдәмендә туктаталар
Янгыннарны хәвефсезлек буразналары ярдәмендә туктаталар

Республика белән идарә итү үзәге мәгълүматлары буенча, 8 августка төбәктә 2093,15 гектар мәйданда 23 урман янгыны гамәлдә. Бу - Хәйбулла, Бөрҗән, Зианчура, Күгәрчен һәм Зилаер районнары урманнары. Алты учакны локальләштерә алганнар. Хайваннарны да саклап калганнар. Кешеләргә куркыныч юк.

Зур коткару операциясендә 838 кеше һәм 146 берәмлек техника, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Аэромобиль төркеме эшелоны катнаша.

"Хәл бик тиз үзгәрә. Бөтен җирдә волонтерлар эшли, аларга төгәл бурыч куела. Кешеләр борчыла һәм социаль челтәрләрдә язуларын дәвам итә. Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлә һәм районнардагы коллегаларга тапшырыла. Халык белән кире элемтә өзелми", дип хәбәр итә вакыйга урыныннан Башкортстан белән идарә итү үзәге җитәкчесе Елена Прочаковская.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: