Уфа волонтерлары изоляциягә эләккән ата-анага лагерьдән баланы алырга ярдәм иткән.
Бердәм волонтерлык штабына гадәти булмаган заявка килгән. Уфада яшәүче бер кеше улын балалар лагереннан алуны үтенгән, чөнки ул үзе коронавирус белән авырып киткән. Хатыны да изоляциядә.
Малай Уфа районында урнашкан «Каенкай» лагеренда ял иткән. 15 яшьлек Зариф үсмер булуга карамастан, шәһәргә мөстәкыйль рәвештә барып җитә алмый. Лагерьга Уфадан рейс автобусы юк, балаларны өлкәннәргә документлар буенча гына бирәләр. Автомобиль волонтеры Гөлшат Каюмова бу хәлдә ярдәмгә килгән.
"Волонтерларның гомум чатына гариза килгәч, мин шунда ук баланы алып кайтырга ризалаштым. Мин үзем дә әни, бу ситуациядә үземне алар урынына куеп карадым, - диде автоволотер. - Минем өлкән яшьтәге әти-әнием дә бар, көн саен диярлек алар янына барам, аннары башка өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәм. Мин һәрвакыт әйтәм: тормышыгыз яхшырак булсын өчен,э яхшы эшләр кылыгыз!"
Гөлшат Каюмова малайны «Каенкай» балалар лагереннан алып, шәһәргә кайтырга ярдәм иткән.
- Әти-әнинең авырып киткәнен күптән түгел генә белдем. Хәзер мин маршрут автобусына күчәм, Баймак районына туганнарыма барачакмын, - ди Зариф. - Лагерьда ике атна сизелмичә үтеп китте, ял иттем, барыннан да бигрәк команда уеннары, тематик дәресләр ошады.
Исегезгә төшерәбез, Бердәм волонтерлык штабы агымдагы елның июнь ахырында оештырылды һәм «Бердәм Русия», Гомумрусия халык фронты, «Без – бергә», «Җиңү волонтерлары», «Волонтер-медиклар», «Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе" активистларын берләштерде.
Бүген волонтерлар сафында республиканың 8000нән артык кешесе бар. Пандемиянең беренче көннәреннән үк активистлар кешеләргә булыша. Алар өлкәннәргә азык-төлек һәм даруларны өйләренә илтеп тапшыра, вакциналау пунктларына алып бара, табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерүдә дә катнаша.
Яз көне, мәсәлән, алар су басудан зыян күргәннәргә «Стоп, су басу» акциясе кысаларында ярдәм күрсәткән. Ә июнь азагында, республиканың берничә районы давылда зыян күргәч, урыннарга барып, аны нәтиҗәләрен бетерергә булышкан.
Бердәм волонтерлык штабына эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр бушлай 8-800-289-03 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.