-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 август 2021, 17:30

Башкорт корылтае ирекле янгын сүндерүчеләр бригадасы оештыра

Башкортстанның көньягында катлаулы хәлгә бәйле рәвештә республика ата-аналары форумын күчерү турында карар кабул ителде. Корылтай хәрәкәте, ата-аналар җәмгыяте активистлары Хәйбулла, Зилаер, Бөрҗән, Зианчура районнарына ярдәмгә чыга.

Башкорт корылтае ирекле янгын сүндерүчеләр бригадасы оештыра
Башкорт корылтае ирекле янгын сүндерүчеләр бригадасы оештыра

Корлытай башкарма комитеты әгъзасы, башкорт ырулары хәрәкәте лидеры Юлдаш Йосыпов сүзләренә караганда, башкорт ыруларының аерым бригадалары формалаштырылган.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай вице-спикеры, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова район корылтайлары вәкилләренең янгын сүндерүдә беренче көннәрдән үк ярдәм итүен искәртте.

- Корылтай районнар белән янгыннарның беренче көннәреннән үк элемтәдә тора. Урындагы корылтайлар районнарда эшли, оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә катнашкан, кем - турыдан-туры янгынны сүндерә. "Ил төкерсә - күл була" - ягъни, бергә без күбрәк булдыра алабыз. Шуңа күрә төрле районнардан ирекле рәвештә эшләүче мобиль бригадалар оештырырга карар кылынды. Берничә бригада оештыру планлаштырыла. Хәзер командалар бер-берсен алыштырырлык итеп формалаша, - дип билгеләде Эльвира Аеткулова.

Бөтендөнья корылтае офисында гуманитар ярдәм дә - азык-төлек продуктлары, көрәкләр, кирәк-яраклар, ранецлы янгын сүндергечләр кабул итә.

Теләге булганнар иреклеләргә кушыла ала. Белешмә өчен телефон: 7 965 927-88-77. Адрес: Уфа шәһәре, Революцион урамы, 43. Фото: Илшат Казаккулов

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: