-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 август 2021, 17:03

Бу картаны истә тотыгыз!

Башкортстанда COVID-19 буенча чикләүләрнең интерактив картасы эшли башлады.

Бу картаны истә тотыгыз!
Бу картаны истә тотыгыз!
Башкортстанда COVID-19 буенча чикләүләрнең интерактив картасы эшли башлады.

Башкортстанда COVID-19 буенча чикләү чараларын хәзер стопкоронавирус. рф рәсми порталында махсус интерактив карта ярдәмендә күзәтеп була. Ресурста COVID-19дан авыру, сәламәтләнүчеләр һәм үлүчеләр саны, шулай ук республикада вакытлы чикләүләр турында актуаль мәгълүмат урнаштырылган. Мәгълүматлар атна саен яңартыла. Карта өчен мәгълүматны Башкортстан Республикасы идарә үзәге белгечләре бирә.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, гомумән алганда, Башкортстанда коронавирус белән хәл тотрыклы, койка фонды җитәрлек. Әмма, аның сүзләренә караганда, тынычланырга иртәрәк. Төбәк лидеры бүген вакциналау темпларын арттыру мөһим, дип саный, бигрәк тә артта калган муниципалитетларда.

«Диалог» коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы генеральный директоры Алексей Гореславский сүзләренә караганда, пандемиянең беренче дулкынында шулай ук карта эшләгән, анда чикләүләрне бетерү этаплары чагылыш тапкан. Ул чакта битне карау саны айга 56 миллионга җиткән.

«Хәзер коронавирус безнең тормыштан юкка чыкмаячагы аңлашыла, илдәге эпидемиологик хәл катлаулана, төбәкләр янә чикләүләр кертә башлады. Шуңа күрә без чикләүләр турында актуаль мәгълүмат белән интерактив карта эшен яңартырга тәкъдим иттек. Башлангычны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова хуплады. Карта эшли башлады, гражданнарның һәр төбәктә коронавируска каршы көрәш буенча гамәлдәге чаралар турында актуаль мәгълүмат алу мөмкинлеге бар», – дип билгеләп үтте Алексей Гореславский.

Проект мәгълүмати характерда гына түгел, ә пандемия вакытында үз-үзен саклау һәм тормышын җиңеләйтү өчен гражданнар файдалана ала торган корал. Карта кешеләргә яшәешен - отпуск, сәяхәтләрен планлаштырырга ярдәм итәчәк.

«Диалог Регионы» коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы генеральный директорының беренче урынбасары Кирилл Истомин хәбәр иткәнчә, картада җәмәгать туклануы, сәүдә үзәкләре, дәүләт хезмәтләре алу, транспорт эше кагыйдәләре һәм башка төбәк нормалары күрсәтелгән. Һәм, әлбәттә, болар барысы да мөмкин кадәр уңайлы, оператив һәм бер урында яңа чикләүләр турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, җәмәгать туклануы йортлары, мәдәният сарайлары, матурлык салоннары, фитнес-үзәкләр, шифаханәләр, театрлар, бассейннар, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, шәһәр яны транспорты һәм кинотеатрлары гадәти режимда эшли. Музейларга, төнге клубларга һәм киңкүләм спорт чараларына бару өчен ябык пространствода прививка яки медотвод турында сертификат кирәк.


Башкортстан халкы чикләү чаралары турында биредә белә ала: РФ стопкоронавирус.рф порталында 3rLZl7M сылтамасы буенча.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: