Чакмагыш районында Тайняш авылы янындагы Базы буасында ике яшьлек малай батып үлгән, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.
«Башлангыч мәгъдүматларга караганда, бала өч яшьлек абыйсы белән өлкәннәр каравыннан башка йөргән, һәм буада батып үлгән. Урын коену өчен җиһазландырылмаган, су коенуны тыю турында аншлаг эленгән. Бала гәүдәсен полиция хезмәткәрләре судан тапкан. Оператив-тикшерү чаралары үткәрелә», — дип хәбәр итә коткаручылар.
Эссе көннәрдә сулыкларга йөрергә яратучы балаларга игътибарлы булыйк!
Фото: "Башинформ"