Кичә Туймазы районында КамАЗ белән "Hyundai Greta" бәрелешкән.
Кызганычка каршы, иномаркадагы водитель һәм аның янындагы яшь ярымлык бала һәлак булганнар. Бу хакта Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсендә хәбәр итәләр.
Үлем белән тәмамланган авария Самара – Уфа – Чиләбе трассасының 1336нчы километрында теркәлгән.
“Билгеле булуынча, "Hyundai Greta" һәм КамАЗ бәрелешкән юл-транспорт авариясендә чит ил машинасы водителе һәм аның 1,5 яшьлек пассажиры алган тән җәрәхәтләреннән үлгәннәр. Авария урынына шул вакытта ук полиция һәм башка хезмәтләр килгән. Алар юл һәлакәтенең ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклаячак”, – диләр Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Билгеле булуынча, бу трассада аварияләр еш булып тора. Шимбә көнне, мәсәлән, трассаның Нугай авылы янындагы өлешендә фура авариягә эләккән иде.
Фото: "Башинформ"