-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 август 2021, 16:54

Тукта, вирус!

Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау бара. Төбәккә 1 168 938 доза вакцина кайтарылган.

Тукта, вирус!
Тукта, вирус!


9 августка алынган мәгълүматларга караганда, республикада яшәүче 1 002 869 кеше беренче компонент белән прививка ясаткан, икенче компонентны – 782 354 кеше. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә сүз барды.

Вакцинациналау темплары буенча бу атнада республика Русия төбәкләре арасында 26нчы урыннан 13нче урынга күтәрелде.

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, республикада коронавирус йогышы белән авыручыларның гомум саны 9 августка 50 612 кеше тәшкил итә. Тәүлек эчендә COVID-19 белән зарарлану буенча 275 яңа очрак расланган. Башкортстан авырулар саны буенча Русиядә 82нче урында тора. Барлыгы 46 223 кеше сәламәтләнгән, шуларның 41е – узган тәүлектә.

Максим Забелин ачыклык керткәнчә, коронавирустан прививка ясатучылар арасында үлем очраклары республикада теркәлмәгән.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары, республиканың ковидка каршы ситуацион үзәге координаторы Римма Үтәшева үзәк белгечләре 2 августтан 8 августка кадәр халыкның 10 658 мөрәҗәгатен кабул итүен хәбәр итте. Ә 2020 елның 16 ноябреннән башлап (347) 218-19-19 телефоны буенча кайнар линия көн саен 8:00дән 20:00 сәгатькә кадәр эшли, анда 178 211 гариза керде. Шалтыратуларның күбесе тест нәтиҗәләрен аныклау, коронавирустан вакцина ясатуга язылу, өйдә амбулатор дәвалауны оештыру белән бәйле.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада халыкара чаралар үткәрүнең темпларын арттыру һәм санитария-эпидемиология аспектлары буенча оператив штабның булачак утырышында фикер алышырга кушты.

Фото: glavarb.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: