+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 август 2021, 16:10

“Халыкның Президент белән очрашу мөмкинлеге булды”

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә ил Президенты Владимир Путинның Башкортстанга эш сәфәре турында уй-фикерләре белән бүлеште.

“Халыкның Президент белән очрашу мөмкинлеге булды”
“Халыкның Президент белән очрашу мөмкинлеге булды”
“Мин халкыбызның Русия Президенты белән очрашу һәм үз соравыбызны бирү өчен уникаль мөмкинлек булуына шат. Бу очрашуда заводны төзүдә һәм эшләтеп җибәрүдә турыдан-туры катнашкан бөтен кеше дә катнашты: «Цемикс» заводы хезмәткәрләре дә, завод төзегән подрядчы оешмалар вәкилләре дә, Әбҗәлил районының МКУ хезмәткәрләре дә.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров чарадан соң ук якын арада булачак очрашуны әзерләргә кушты, шуңа күрә без һәр мәсьәләне тикшерәбез, җаваплы министрны, район башлыгын билгелибез. Минемчә, барлык мәсьәләләр дә безнең республика өчен бик мөһим. Әмма бүген без эшли башлаган өч мәсьәлә белән уртаклашырга телим.

Беренче сорауны Әбҗәлил районының капиталь төзелеш бүлеге инженеры Розалия Булатова йортларны бушлай газлаштыру һәм Даут авылында газ белән проблема турында бирде. Розалия, сүз уңаеннан, җир кишәрлекләрен ызанлауны һәм аларны рәсмиләштерүне үткәрә, җир кишәрлекләренең рөхсәт ителгән төрләрен сәнәгать җирләренә күчерә. «Цемикс» заводын төзү мәсьәләсе буенча ачык тыңлаулар оештыра һәм үткәрә, халык белән җыелышларда катнаша.

Алга таба ипотека турында сорау. Һәр гаилә өчен диярлек торак сатып алу мәсьәләсе кискен тора, ә шәхси торак йорт сатып алуга ташламалы ипотека тәртипләре таралу мөмкинме, дип сорады "Цемикс" заводыннан төяп җибәрү буенча мастер Станислав Ишмаев.

Өченче сорау: кече һәм урта бизнес өчен өстәмә ярдәм чаралары булачакмы? Төбәк Хөкүмәтендә без икенче ел бу юнәлештә эшлибез.

Һәм, әлбәттә, Владимир Путинны без 25-29 августта Ворлдскилска көтәбез. Бу тема буенча сорауны "Цемикс" заводы директоры урынбасары Зәлия Сиргалина бирде. Ил Президенты квалификацияле белгечләрне әзерләү мәсьәләсенә аеруча игътибар бирә”, - дип яза Андрей Назаров “Фейсбук”та.

Фото: “Фейсбук”

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: