+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 август 2021, 21:40

Радий Хәбиров урман янгыннары буенча штаб утырышын уздырды

10 августта Хәйбулла районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив штабның күчмә утырышын уздырды, анда Урал аръягында урман янгыннарын бетерү тактикасы турында фикер алыштылар.

Радий Хәбиров урман янгыннары буенча штаб утырышын уздырды
Радий Хәбиров урман янгыннары буенча штаб утырышын уздырды

Республика Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров сүзләренә караганда, 2021 елда Башкортстанда гомум мәйданы 6 840 гектар булган 310 урман янгыны теркәлгән. Аларны бетерү өчен, гомумән алганда, 271 берәмлек техника, 1101 кеше, федераль һәм төбәк янгынга каршы хезмәтләре, шулай ук волонтёрлар җәлеп ителгән.

10 августка төп учаклар Хәйбулла, Зилаер, Бөрҗән, Зианчура, Әбҗәлил районнары территориясендә теркәлгән. Аларны бетерү өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм урман янгыннары хезмәтләренә ярдәмгә эре компанияләр көчләрен һәм чараларын җәлеп иткәннәр.

- Урман янгыннары белән бәйле хәл авыр тәэсир калдыра. Әмма иң мөһиме - утның киң таралуын, торак пунктларга якынаюын булдырмау мөмкин булды. Хәл махсус контрольдә тора. Моның өчен барча халыкка, икенче атна инде янгын белән көрәшкән батыр йөрәкле кешеләргә рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. - Монда урман янгыннарын сүндерүгә өстәмә ресурсларны - техниканы да, кешеләрне дә җибәрәбез. Әйткәнебезчә, без үзебезнекеләрне ташламабыз. Хәзер, глобаль климат үзгәрешләрен исәпкә алып, киләчәккә чаралар билгеләргә кирәк. Урман сәнәгате куркынычсызлыгының төбәк программасын эшләргә кирәк.

Башкортстан Башлыгы төбәктә ашыгыч хезмәтләр һәм волонтерлар эшен координацияләү өчен тотрыклы телефон һәм радиоэлемтә оештырырга кушты. Тиешле җиһазлар монда бу атнада ук киләчәк.

Төбәк җитәкчесе шулай ук урманнарны ут төртүдән яклауга, мондый яман гамәлләр өчен җәзаны катгыйландыруга юнәлтелгән закон башлангычларын эшләүне йөкләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: