+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 август 2021, 16:52

Сакланасың килсә, прививка ясат!

Корбаннар арта... Сез прививка ясаттыгызмы?!

Сакланасың килсә, прививка ясат!
Сакланасың килсә, прививка ясат!
Корбаннар арта... Сез прививка ясаттыгызмы?!

Бүгенгә алынган мәгълүматларга караганда, "Covid-19" диагнозы куелган Башкортстанда яшәүчеләр саны 50 885 кеше тәшкил иткән.

Соңгы тәүлек эчендә авыруның 273 яңа очрагы теркәлгән.

Стационарда 684 кеше, шул исәптән 60 яшьтән өлкән 419 пациент дәвалана.

47 авыру авыр хәлдә, шуларның җидесе ИВЛ аппаратларына тоташтырылган.

Республикада соңгы тәүлектә COVID-19дан үлүнең 9 яңа очрагы теркәлгән.

Пандемия башыннан үлүчеләр саны 856 кеше тәшкил иткән, шуларның 687се - 60 яшьтән өлкәнрәкләр.

Соңгы тәүлек эчендә пневмония белән авыручылар саны 131кә җитте.

Шундый диагнозлы 126 пациент сәламәтләнгән.

Фото: "Башинформ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: