+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 август 2021, 18:38

Без - 1 018 143 кеше! Сез безнең беләнме?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча оператив штаб утырышын үткәрде.

Без - 1 018 143 кеше! Сез безнең беләнме?
Без - 1 018 143 кеше! Сез безнең беләнме?

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле төбәк 1 188 098 доза вакцина алган. 11 августка булган мәгълүматларга караганда, республиканың 1 018 143 кешесе - беренче,799 225 кеше икенче компонент белән прививка ясаткан.

Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы атна саен вакциналау темплары буенча медицина оешмаларының рейтингын формалаштыра.

Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививкага регистратура яки «Госуслуги» порталы аша 203 вакциналау пунктында алдан язылып була. Моннан тыш, ерак торак пунктларда 6 маршрут буенча эшләүче сәламәтлек поездларында «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында вакцина ясарга мөмкин.

Кайбер муниципалитетлар призлар уйнатуны даими рәвештә үткәрә. Әйтик, Уфада «Торатау» Конгресс-холлында урнашкан вакциналау пунктында прививка ясатучылар республика шифаханәләренә юлламалар уйнатуда катнаша ала.

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, төбәктә 4 475 инфекцион койка җәелдерелгән. Ирекле койка фонды 12 процент тәшкил итә. Сәламәтлек саклау системасы COVID-19 белән пациентларны дәвалау өчен кирәкле дарулар, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.

Башкортстан Башлыгы Төньяк Осетиядәге гадәттән тыш хәл турында искә төшерде, анда ашыгыч ярдәм дәваханәсендә кислород бирү торбалары өзелү нәтиҗәсендә кешеләр һәлак булган. Шуңа бәйле рәвештә Радий Хәбиров 13 августка кадәр йогышлы госпитальләрдә тиешле өйрәнүләр үткәрергә кушты. Максат - медицина учреждениеләрен кислород белән өзеклексез тәэмин итү.

Төбәк җитәкчесе шулай ук республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына эш төркемнәре булдырырга һәм гамәлдәге барлык COVID-госпитальләрдә санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлешен һәм дарулар тәэминатын тикшерергә кушты.

Башкортстан мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр иткәнчә, соңгы атна ярымда балалар сәламәтләндерү лагерьларында COVID-19 авырулар саны артмады. Балалар авыру йоктыруның аерым очракларын Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә оператив рәвештә эшкәрттеләр.


Балалар бакчаларын, мәктәпләрне, колледжларны һәм югары уку йортларын уку елы башына әзерләү дәвам итә. Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, мәктәпләрнең 48 проценты тиешле әзерлек паспортларын алган инде. Бу эшне барлык белем бирү учреждениеләре 16 августка кадәр төгәлләргә тиеш.

Радий Хәбиров оперштабның киләсе утырышында мәгариф системасының уку елына әзерлеге турында агымдагы эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып фикер алышырга кушты.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: