-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 август 2021, 18:10

"Борщ җыелмасы"на бәяләр төште

Бүген Уфада "Бердәм Русия" партиясенең Иҗтимагый советы әгъзалары һәм "Халык контроле" проекты активистлары башкаланың сәүдә нокталары буенча "борщ җыелмасы" бәяләрен мониторинглау максатында рейд уздырды.

"Борщ җыелмасы"на бәяләр төште
"Борщ җыелмасы"на бәяләр төште

Активистлар башта Спорт сарае мәйданында урнашкан авыл хуҗалыгы ярминкәсенә килде. Монда Башкортстанның ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары продукциясе китерелгән. Мәсәлән, Благовар районының Балышлы авылыннан Эльвира Латыйпова сатуга үз бакчасыннан 25 сумнан - суган, кишер, чөгендер һәм 35 сумнан - бәрәңге, 35-40 сумнан кәбестә алып килгән.

Рейд төбәк ритейлерлары - "Алексеевка" совхозы кибете буенча дәвам итте.

“Халык контроле” проектының төбәк координаторы Гөлнур Колсарина билгеләп үткәнчә, “борщ җыелмасы”на бәяләр кимү күзәтелә һәм ул 25-30 процент тәшкил итә.

"Халык контроле" проекты кысаларындагы рейдлар бөтен республика буенча дәвам итәчәк, һәм иртәгә үк бәяләрне киметү һәм "борщ җыелмасы" бәясен тотрыкландыру мәсьәләсе буенча төбәкнең эшче төркеме утырышы булачак.

Исегезгә төшерәбез, 19 июльдә онлайн режимда «Бердәм Русия» мәйданчыгында Русия Федерациясе Хөкүмәте җитәкчелеге һәм төбәкләр башлыклары, сәүдә челтәрләре вәкилләре белән киңәшмә узды. Анда "борщ җыелмасы"на бәяне киметү буенча конкрет чаралар яңгырады.

Фото: "Бердәм Русия"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: