+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 август 2021, 14:55

Өч район чигендә урман яна

Урман янгыннарын сүндерү буенча штаб Хәйбулла районының Уразбай авылына күчерелде.

Өч район чигендә урман яна
Өч район чигендә урман яна
Аннан берничә километр ераклыкта өч район – Зилаер, Зианчура һәм Хәйбулла чикләре тоташкан урында урман яна.

11 августта 11 сәгатьтә Уразбайга башка районнардан дүрт янгын сүндерү машинасы, дүрт бульдозер, бер көпчәкле трактор һәм автозаправка китерелгән.

Янгын урынына районның төрле предприятиеләреннән, оешмаларыннан һәм учреждениеләреннән волонтерлар һәм иреклеләр килә.

Районның волонтерлык хәрәкәте координаторы Тимур Рәмов сүзләренә караганда, Уфадан Бөтендөнья башкортлары корылтае, Сибай драма театры вәкилләре, волонтерлар белән берничә автобус килгән, барлыгы 44 кеше. Моннан тыш, шул кадәр үк кеше урман янгынын сүндерүдә күптән катнаша. Аларны ранецлар белән тәэмин иттеләр, кайберләре үзләре белән янгын сүндерү чаралары алып килгән.

Авылда яшәүче Рәзилә Ямалетдинованың өендә урындагы халык көче белән туклану оештырылган, азык-төлек продуктлары кайтарылу дәвам итә. Гомумән алганда, штабта эш ыгы-зыгысыз бара, барлык эшне координацияләүгә район хакимияте, авыл хакимияте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, республиканың янгынга каршы хезмәте һәм башка оешмалар кушылган.

фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: