-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 август 2021, 10:15

Сигез пилотсыз очкыч кулланыла

Башкортстанда росгвардиячеләр урман янгыннары учакларын эзләүдә оператив штабка ярдәм итә.

Сигез пилотсыз очкыч кулланыла
Сигез пилотсыз очкыч кулланыла

Моның өчен алар сигез пилотсыз очу аппараты куллана. Республика "Росгвардия" матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, алар ярдәмендә янгын учакларын тизрәк, төгәлрәк һәм нәтиҗәлерәк итеп ачыкларга һәм аларны бетерергә мөмкин булачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә биш янгын чыккан. 10 августның киченә булган мәгълүматларга караганда, Учалы, Әбҗәлил, Бөрҗән районнарында 7,8 гектар мәйданда өч учак тулысынча бетерелгән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: