Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 август 2021, 14:40

Туристлар игътибарына!

11 август иртәсенә Белорет районы территориясендә ике урман янгыны дөрли.

Туристлар игътибарына!

Белорет районында яшәүчеләргә һәм туристларга барлык саклык чараларын үтәргә кирәк.

Беренче янгын - Инҗәр урманчылыгында 10 август иртәсендә табылган. Хәзерге вакытта янгын мәйданы 48 гектар тәшкил итә һәм янгынны бүген кич үк бетерергә планлаштыралар.

Икенче янгын учагы, шулай ук, 10 августта, ләкин инде Әүҗән участогы урманчылыгында табылган. Ул кичә кич локальләштерелгән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, әлеге янгын бүген көннең икенче яртысында тулысынча бетереләчәк.

Фото: bashinfom.ru

Автор:Резеда Галикәева