-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 август 2021, 11:10

Урман янгыннарын сүндерешергә теләсәгез....

Башкортстанның Хәйбулла һәм башка районнарында урман янгыннарына каршы көрәш дәвам итә.

Урман янгыннарын сүндерешергә теләсәгез....
Урман янгыннарын сүндерешергә теләсәгез....
Көн саен анда бөтен республикадан дистәләрчә волонтер җибәрелә, аларның күбесе үз машиналарында килә. Аларның эшчәнлеге максималь нәтиҗәле һәм көйле булсын өчен барлык эшләрне республика волонтерлык үзәге координацияли.

«Республика волонтерлык үзәгенең сайты һәм "ВКонтакте" төркеме бар. Анда гугл-форма табарга була, аның ярдәмендә теләгән һәркем волонтерлар сафына языла ала. Бригадаларны җыябыз һәм автобусларда ярдәм кирәк булган районнарга җибәрәбез. Күп кенә волонтерлар үз машинасы белән килә. Без аларга урында кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында әйтәбез — анда волонтерлык штаблары бар. Бүген күп кенә мошенниклар барлыкка килде, алар кармагына капмас өчен безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең аккаунтларда элемтә өчен барлык мәгълүматлар бар", - дип аңлатты республика волонтерлар үзәге җитәкчесе Илшат Биккулов.

"Безнең хәстәрлек" волонтерлык хәрәкәте координаторы Тимур Рәмов волонтерларның урында ничек эшләүләре турында сөйләде:

"Иртәдән барлык структуралар — район хакимияте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, урманчылар һәм волонтерлар белән бергә — карта буенча волонтерларның, техниканың кая җибәреләчәге турында эш фронтын билгелибез. Волонтерларны куркыныч зонага җибәрмибез, алар янгынга каршы ранец белән йөриләр һәм утның таралу-таралмавын күзәтәләр. Дүрт трактор урман тирәсендә ут таралмасын өчен полосалар ясый".

Исегезгә төшерәбез, 10 августта оператив волонтерлар штабы, урман янгыннарын сүндерүдә ярдәм итү өчен ирекле ярдәмчеләр отрядларын җибәрде.

Фото: bashinform.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: