“Ремонт эшләрен юлүткәргечне төзүнең үзе генә түгел, ә иске юл үткәргечне демонтажлау, коммуникацияләрне, су белән тәэмин итү челтәрен транспорт корылышлары тулысынча үз эченә ала, - дип хәбәр итте төзелеш җитәкчесе, “Уралмостострой”ның директорлар советы рәисе, Уфаның шәрәфле шәхесе Павел Рабухин. - Бу - магистраль газүткәргечне яңадан урнаштыру, шәһәрнең мәдәни мирасын саклау өчен археология эшләре. Барлык төр эшләргә республика бюджетыннан 900 миллион сум тотылачак”.
“Юлүткәргечне ачу - барлык уфалылар өчен бәйрәм, бигрәк тә бу участокта балаларын мәктәпкә алып барганда чиратта торырга туры киләчәк дип борчылган ата-аналар өчен. Юлүткәргечне реконструкцияләү турындагы куркулар үткәндә калды. Кешеләргә уңайлырак булачак, - ди 7нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев. - Республика җитәкчелеге һәм, әлбәттә, төзүчеләр тарафыннан да зур эш башкарылды. Туган шәһәребезнең үзгәрүенә шатмын, шәһәр мохите һәркем өчен уңайлырак була бара”.
Фото: glavarb.ru