Бульдозерлар урман янын сөрү һәм ут таралмасын өчен янгынга каршы полосалар булдыру өчен җәлеп ителгән. Техника ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгән. Зариф Байгускаров сүзләренә караганда, бүген-иртәгә Хәйбулла һәм Зианчура районына резерв өчен республика бюджетыннан тагын 5 тонна ягулык җибәреләчәк.
Искәртеп узабыз, кичә республика Башлыгы Радий Хәбиров Урал аръягында янгыннарны бетерү өчен өстәмә акча һәм көч җибәрергә кушты. Зыян күргән районнар хакимиятләренә республика Хөкүмәтенә янгынга каршы көрәш буенча чыгымнар турында мәгълүмат бирергә кушылган.
Якын көннәрдә Зианчуа һәм Хәйбулла районында урман янгыннарын тулысынча локальләштерү планлаштырыла.
- Минем уйлавымча, моны Хәйбулла, Зианчура һәм Зилаер районнары хакимиятләренең бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә эшләп булыр, өстәвенә Башкортстанның эре сәнәгать предприятиеләре дә кушыла. Кешеләр, ризык, ягулык җитәрлек, волонтерлар күп килде, урындагы халык актив ярдәм итә. Барысы да табигатьне, урманыбызны саклап калу өчен бердәм команда булып эшли, - диде штаб җитәкчесе.
Фото: bashinform.ru