+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 август 2021, 02:45

"Барыгызга да рәхмәт"

Хәйбулла районының Уразбай авылында яшәүче Рәзилә Ямалетдинова һәм Әлфия Абдуллина көн саен янгыннарны сүндерүчеләргә өй ашлары әзерлиләр.

"Барыгызга да рәхмәт""Барыгызга да рәхмәт"
"Барыгызга да рәхмәт"
Авылдан ерак түгел - 10-15 километрда бүгенге көнгә кадәр берничә янгын учагы дөрли. Махсус хезмәтләр хезмәткәрләре һәм волонтерлар биредә көннән-көн арта бара. Беренче көнне алар 150гә якын булса, бүген утка каршы 400дән артык кеше көрәшә.

Аларның барысын да ашатырга кирәк. Бу бурычны авыл кешеләре үз өстенә алган.

- Беренче көнне без өчәүләп 150гә якын кешене ашаттык, - диде Рәзилә Гыйльман кызы. - Үзебез шулай хәл иттек. Башта Уразбайда яшәүчеләр бу хакта белмәде, ә белгәч, ярдәм итәргә килделәр. Волонтерлар да килде - алар да ярдәм итте.

Утка каршы көрәшчеләрне йорт ишегалдында ук ашаталар. Ә инде әзерләнгән ризыкларның бер өлешен "фронтка" җибәрәләр.

Әлбәттә, бу эш җиңел булмый: хатын-кызлар иртәнге 5-6да әзерли башлыйлар, төнен йокы бик сирәк эләгә.

- Бик куркыныч булды бит! Төтенне безнең якка җил алып килгәндә, төнен күктә янгын шәүләсе күренгәндә еладым, йортым белән саубуллаштым. Хәзер инде куркыныч түгел. Барыгызга да рәхмәт! - ди Рәзилә Ямалетдинова.

Фото: Альберт Заһиров.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас