+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 август 2021, 21:18

Бездән өйрәнәләр

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Диалог» һәм «Диалог Регионы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генеральный директоры Алексей Гореславский белән очрашты.

Бездән өйрәнәләр
Бездән өйрәнәләр


Яклар республика һәм муниципаль хакимият органнарының социаль челтәрләрдәге халык мөрәҗәгатьләрен һәм мәсьәләләрен оператив хәл итү буенча эше турында фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, 4 июньдә Петербург халыкара икътисади форумында Алексей Гореславскийга республика белән идарә итү үзәгенең иң яхшы эш тәҗрибәсен, аерым алганда, «ТКО-Башкортостан» чүп чыгару мониторингы системасын тәкъдим иттеләр. Уңышлы эшләүнең тагын бер мисалы мәктәп туклануы өлкәсендәге хәлне яхшырту белән бәйле.

– Без Республика белән идарә итү үзәгенең тәҗрибәсен һәм эшләнмәләрен игътибар белән өйрәнәбез, хакимиятләрнең халык мөрәҗәгатьләренә ничек җавап бирүен һәм аларны ничек хәл итүен карыйбыз. Русия халкы өчен иң мөһиме - дәүләт органнарына мөрәҗәгать иткән проблемалар иң кыска срокларда хәл ителергә тиеш, - диде Алексей Гореславский. – Башкортстанның социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләр белән эшләү буенча Русия төбәкләре арасында лидер булуын билгеләп үтәргә кирәк. Без сезнең илнең башка төбәкләрендә таралырга лаек тәҗрибәгезне күрдек. Мәсәлән, Петровский авылында яшәүче хатынның шәхси хуҗалыгында су булмау тарихын муниципаль дәрәҗәгә чыгардылар һәм башка мәсьәләләрне дә комплекслы хәл итүне уңышлы төгәлләделәр.

– Сезнең республикага визитыгыз үзара файдалы булыр дип уйлыйм, - диде Радий Хәбиров. – Без хәзер социаль-икътисади процессларны санлаштырабыз. Башкортстан халкының проблемаларын хәл итүнең яңа һәм нәтиҗәле методикаларын кертү өчен башка төбәкләрнең алдынгы тәҗрибәләре безгә бик кызыклы.

Белешмә:
«Диалог» коммерцияле булмаган автоном оешмасы халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча санлы компетенцияләр бердәм үзәген формалаштыра, хакимият органнары тарафыннан идарә итү карарларын кабул итүгә ярдәм итә, шулай ук илдә социаль әһәмиятле үзгәрешләр турында мәгълүмат бирүнең яңа каналларын кертә.

Фото: glavarb.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: