+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 август 2021, 20:37

Эшләүче кешегә ярдәм булачак

Республиканың Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән 50 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр, декрет ялында булган хатын-кызлар, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге һәм хезмәт мөнәсәбәтләрендә булмаган балалар тәрбияләүче хатын-кызлар бушлай өстәмә һөнәри белем, яки хезмәт базарында кирәкле яңа белгечлек алырга мөмкин.

Эшләүче кешегә ярдәм булачак
Эшләүче кешегә ярдәм булачак


Укулар Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында федераль бюджет акчалары хисабына үткәрелә.

- Әлеге чараны тормышка ашыру хезмәт базарында катлаулы хәлдә калган гражданнарга ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Алар бушлай һөнәри белем алуны һәм хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру өчен кирәк булган өстәмәләрне алачак, – ди Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников. – Бүгенге көндә мәшгульлек үзәкләре программа буенча бер меңнән артык эшсез гражданны укытуга җибәрде. Аларның 256сы укуларын тәмамлаган инде, ә 72 кеше эшкә урнаштырылган.

Белешмә:
Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 13 мартындагы 369 санлы карары нигезендә «Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» федераль проекты кысаларында ел саен 115 мең тирәсе кеше һөнәри белем алачак.


Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: