-19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Көнүзәк
12 август 2021, 11:05

Иртәнгә 17 янгын дөрли иде

Бүген кичке 8гә янгыннар мәсьәләсе хәл ителергә тиеш.

Иртәнгә 17 янгын дөрли иде
Иртәнгә 17 янгын дөрли иде
Иртәнге киңәшмәдә шундый бурыч куелды. Эш планы буенча төшкә кадәр янгынга каршы полосаларны киңәйтү планлаштырылган, көндез җил булмаганда, каршы ут җибәреләчәк.

12 августка иртәнге 8гә Башкортстанның Урал аръягы районнарында гомум мейданы 2197,84 гектар булган 17 табигый янгын чыганагы (Хәйбулла районы - 1, Бөрҗән районы - 13, Зилаер районы - 1 Зианчура районы - 1, Белорет районы буенча 1 чыганак) дөрли.

Шулардан 1636,24 гектар мәйданда 14 янгын туктатылган.

Бүген Башкортстан предприятиеләреннән килгән авыр техниканың ут таралырга мөмкин булган урыннарда сөрелгән полосаларны киңәйтү буенча эшләр башкаруы планлаштырыла. Шуннан соң һава шартлары уңай булса, каршы пал оештырылачак. Көчләр һәм чаралар шулай ук янгын локальләштерелгән участокта урманны саклауга да җәлеп ителәчәк.

Янгыннарны бетерүгә 184 берәмлек техника, 551 кеше җәлеп ителгән. Барлыгы 411 волонтер эшли.

Фото: Айбулат Сисәнбаев



Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: