-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 август 2021, 21:59

"Кәрәз-йорт"та яшәүчеләр бәхетле!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Коммунистик урамындагы «Соты» клуб йортында булды.

"Кәрәз-йорт"та яшәүчеләр бәхетле!
"Кәрәз-йорт"та яшәүчеләр бәхетле!

Төбәк җитәкчесе яңа торак комплексының инфраструктурасын һәм бүлмәләрен, шулай ук аның янәшәсендәге Октябрь революциясе урамын карады.

«Беренче трест» компанияләр төркеме 20 катлы бина төзегән, ул торак һәм эшлекле комплекслардан гыйбарәт. Шулай ук биредә 300 урынга исәпләнгән җир асты һәм җир өсте паркингы бар.

Комплексның эчке инфраструктурасы балалар һәм футбол мәйданчыкларын, шулай ук уен зонасын үз эченә ала. Материалларны китерүчеләрнең берсе – «Салаватстекло» җәмгыяте - комплекс өчен көмештән ясалган Русиядә аналогы юк уникаль пыяла булдырган.

Архитектор Илшат Байбурин сүзләренә караганда, «Соты» клуб йорты проекты – уңайлы шәһәр мохитенең бер мисалы. Аның территориясендә ял һәм йөрү зоналары бар. Шулай ук планда - заманча скульптуралар аллеясен булдыру.

Төгәл алтыпочмак формасындагы фасад дизайны умарта кәрәзләрен хәтерләтә.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров яңа торак комплекс биналарын карады һәм Октябрь революциясе урамында урнашкан тарихи биналарга бәя бирде.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда билгеләп үтеләчәк Уфаның 450 еллыгына шәһәрнең тарихи үзәгендә җәмәгать киңлекләрен төзекләндерәчәкләр, ә Октябрь революциясе урамын җәяүлеләр өчен генә булачак.

- Урамнарны һәм архитектура объектларын реконструкцияләгәндә Уфаның тарихи үзәге концепциясен саклап калу, иҗтимагый киңлекләрне социаль проектлар белән тулыландыру мөһим, – диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: