"Соңгы тәүлектә безнең илдә ковидтан үлүчеләр саны 800 кешегә артып киткән. Кичә алар 808 иде. Өченче дулкынның беренче икесенә караганда көчлерәк булу ихтималлыгы бар. Ә бит аларны ничек авыр кичергәнебезне хәтерлисездер - предприятиеләр эшләүдән тукталды һәм күпсанлы чикләүләр кертелде. Урамга болай гына чыгарга ярамый иде, исегездәме?
Өстәвенә, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә предприятиеләрнең шактый өлеше хәзер янә чикләүләр белән эшли. Анда хәл бик авыр. Әгәр безгә килеп җитсә, локдауннан котылып булмас.
Шуңа күрә прививка ясатырга кирәк. Без беркемне дә мәҗбүр итәргә теләмибез, әмма ышандырачакбыз. Сүз уңаенда, гражданнар үзләре нинди вакцина алырга теләүләрен сайлый ала. Алар барысы да безнең илдә ачыкланган штаммнардан яклый: Һиндстаннан да, Британиядән дә, Көньяк Африка Республикасыннан да, башка илләрдән дә.
Мин күп тапкыр әйттем: үзем дә вакцинаны сынап караган беренче кешеләр арасындамын. Моңа бер елга якын вакыт узды инде. Күргәнегезчә, исән-саумын. Үземне яхшы хис итәм, бернинди тискәре күренешләр дә сизмәдем. Нәкъ менә шуңа күрә мин сезне вакциналануга чакырам да инде.
Кыскасы, курыкмагыз. Һәм авырмагыз.
Барыгызга да сәламәтлек!"
Фото: bashinform.ru