+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 август 2021, 20:34

Тимер юллар икътисадка хезмәт итә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов җитәкчелегендәге киңәшмәдә "Куйбышев тимер юллары" җәмгыяте филиалы белән хезмәттәшлеге каралды.

Тимер юллар икътисадка хезмәт итә
Тимер юллар икътисадка хезмәт итә

Рөстәм Моратов сүзләренә караганда, бүгенге көндә республика башкарма хакимияте органнары «Куйбышев тимер юллары» җәмгыяте филиалы белән берлектә тимер юл транспортын кулланып туристлык маршрутларны эшлиләр.

— Әлбәттә, Сибай - Подольск - Сара тимер юл тармагын төзү кебек глобаль инвестицион проектлар бар, аны, һичшиксез, тормышка ашырырга кирәк. Бу - шулай ук ретропоездны эшләтеп җибәрү мөмкинлеге дә, туристик инфраструктураны үстерү буенча проектлар да. Апрельдән «Орлан " инновацион рельс автобусын кулланып, Уфа - Күмертау - Уфа маршруты буенча шәһәр яны поезды йөри башлады, июнь аенда бу юнәлеш буенча икенче поезд җибәрелде. Хәзерге вакытта Ырынбур өлкәсе белән берлектә Уфа - Күмертау поезды маршрутын Ырынбурга кадәр озынайту мәсьәләсе карала, - дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: