-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 август 2021, 20:26

Вирусны барыбыз да берләшеп җиңик!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Сәламәтлек саклау сәгате» форматында чираттагы киңәшмә үткәрде.

Вирусны барыбыз да берләшеп җиңик!
Вирусны барыбыз да берләшеп җиңик!
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Сәламәтлек саклау сәгате» форматында чираттагы киңәшмә үткәрде.

Көн тәртибендә - коронавирус инфекциясеннән вакциналау барышы, медицина оешмаларын кадрлар һәм югары технологияле җиһазлар белән тәэмин итү, шулай ук «Сәламәтлек поездлары» эшенең башлангыч нәтиҗәләре.


Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе начальнигы Елена Прочаковская сәясәт темасы буенча халыктан килгән хәбәрләр турында сөйләде. Ел башыннан шундый 79 528 мөрәҗәгать теркәлгән, алар социаль челтәрләрдән «Инцидент-менеджмент» системасы, шулай ук ике яклы элемтә платформасы аша язма рәвештә кергән.

Июль мәгълүматлары буенча, халыкны борчыган төп тема - вакциналау. Башка темалар арасында - табибларның эш сыйфаты, «Кайнар линия»ләрдә өзеклекләр, дарулар белән тәэмин итү.

Коронавирус таралуга бәйле агымдагы вәзгыять турында Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сөйләде.

Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау бара. Төбәк 1 188 098 доза вакцина алган инде. 12 августка мәгълүматларга караганда, республикада 1 028 849 кеше - беренче, 811 150 кеше икенче компонент белән прививка ясаткан.

Коронавирустан прививканы регистратурага яисә «Госуслуги» порталы аша алдан язылып 203 вакциналау пунктында, шул исәптән мобиль пунктларда язылмыйча ясатырга була. Моннан тыш, ерак торак пунктларда алты маршрут буенча эшләүче сәламәтлек поездларында «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында вакцина ясатырга мөмкин.

Максим Забелин хәбәр иткәнчә, вакциналау буенча Уфа лидер булып тора, анда вакциналанырга мөмкин булган кешеләрнең 70 проценты прививка ясаткан. Артта калучылар арасында - Урал аръягының кайбер районнары, шулай ук Белорет һәм Стәрлетамак районнары. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, ул киләсе атнада хакимият башлыклары белән киңәшмә уздырачак, анда прививка ясау кампаниясенең барышы, вакциналау темпларын арттыру, бу өлкәдә иң яхшы төбәк һәм халыкара практикалар турында фикер алышачаклар.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: