+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 август 2021, 16:34

Каршы алыгыз, сезгә табиблар килә!

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе маршрутларын истә калдырыгыз.

Каршы алыгыз, сезгә табиблар килә!
Каршы алыгыз, сезгә табиблар килә!

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясендә күчмә сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, Республика кардиология үзәге, Республика стоматология поликлиникасы, флюорографлар һәм маммографлар, Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең диагностика үзәкләре катнаша.

Табиб-белгечләр бригадалары составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар керә.
«Сәламәт республика - сәламәт төбәк» акциясе барышында республиканың барлык районнары да колачланачак: авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшерүе уза һәм беренчел медицина ярдәме ала алачак.

Агымдагы датага акция башланганнан бирле 56 920 кеше тикшерелгән. 33676 тикшерү үткәрелгән, шул исәптән 21139 флюорография, 12537 маммография.
2453 кешенең канда глюкозаның югары дәрәҗәсе, 3371 кешенең – кандагы холестеринның югары дәрәҗәсе, 5395 кешенең - югары кан басымы, 3684 кешенең – артык авырлыгы, 2727 кешенең тәмәке тартуы ачыкланган.

Социаль яктан әһәмиятле авырулар шикле яки ачыкланган барлык гражданнар диагнозны ачыклау, дәвалау һәм контрольгә алынган.

Формалаштырылган бригадалар үз эшләрен алты районда график буенча дәвам итә:
- Уфа маршруты - Чакмагыш районында (16-18 августта - Рәҗәп авылында, 19-20 августта - Тайняш авылында) эшли башлый;
- Дуван маршруты - Дуван районында (16-20 август көннәрендә Ярославка авылында) эшен дәвам итә.;
- Нефтекама маршруты - Балтач районында (16-18 августта - Калбиябаш авылында, 19-20 августта - Иске Өрбаш авылында) эшен дәвам итә;
- Октябрь маршруты - Бишбүләк районында (16-17 августта - Сухоречка авылында, 18-19 августта - Каменка авылында) эшен дәвам итә;
- Стәрлетамак маршруты - Федоровска районында (16-17 августта - Дедово авылында, 18-19 августта - Батыр авылында) эшен дәвам итә;
- Белорет маршруты - Зилаер районында (16-17 августта - Матрай авылында, 18-19 августта - Йолдызбай авылында, 20-30 августта - Зилаер авылында) эшли башлый.

Фото: Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: