+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 август 2021, 11:54

"Шикләнмә - прививка ясат!"

"Сәламәт авыл" проекты кысаларында июль аенда Яңавыл районында шул исемдәге акция старт алды.

"Шикләнмә - прививка ясат!"
"Шикләнмә - прививка ясат!"
"Сәламәт авыл" проекты кысаларында июль аенда Яңавыл районында шул исемдәге акция старт алды.

Авылларда урындагы үзидарә һәм сәламәтлек саклау органнары вәкилләре белән күчмә очрашулар уза, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә аерым игътибар бирелә.

Мәгълүмат җитмәү имеш-мимешләр һәм уйдырмалар тудыра, шуңа күрә бу акциянең максаты - авыруны булдырмас өчен иң кулай һәм куркынычсыз ысул буларак, COVID-19 коронавирус инфекциясеннән вакциналау турында сөйләү. Программа-максимум – Яңавыл районында яшәүчеләрнең тотрыклы күмәк иммунитетын формалаштыру.

Очрашулар фельдшер-акушерлык пунктлары территориясендә уза, анда шунда ук прививка куярга була. Мондый ысул авыл халкы өчен бик уңайлы – шәһәргә барырга, чиратта торырга кирәк түгел. Шик калса яки сораулар булса, аларны шунда ук табибка бирергә мөмкин.

Мондый җыеннар Мәсгуть, Иске Вәрәш, Орловка, Сандугач, Максимово, Истәк, Ямады, Әсәүдебаш авылларында узды. Һәр торак пунктта 50гә якын кеше прививка ясаткан. 12 августта "Сәламәтлек десанты" Шөдек, Айбүләк, Прогресс һәм Карман авылларында эшләде. Өйдән чыкмыйча диярлек вакциналау узу мөмкинлегеннән биредә 45 өлкән яшьтәге кеше файдаланган.
Радик Ильин вакциналауга әзер, бу - үзеңне һәм якыннарыңны куркыныч чирдән саклау өчен бердәнбер ысул, дип саный ул: «Мин чирләмәс өчен прививка ясатырга килдем. Һәм барысына да моны эшләргә киңәш итәм. Үземне яхшы хис итәм һәм авырлыклар булмас дип өметләнәм».

Фото: Яңавыл районы хакимиятеннән.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: