+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 август 2021, 09:45

Ун янгын чыганагы сүндерелде

Башкортстанда 13 августта 00.30 сәгатькә янгын сүндерүчеләр волонтерлар белән бергә 1278,85 гектар мәйданда 10 табигый янгын чыганагын юкка чыгарды.

Ун янгын чыганагы сүндерелде
Ун янгын чыганагы сүндерелде
Ләкин ут белән көрәш дәвам итә, чөнки төбәктә 1052,1 гектар мәйданда тагын 10 табигый янгын учагы дөрли: Хәйбулла, Зианчура, Баймак, Әбҗәлил районнарында - берәр һәм Бөрҗән районында алты учак. Шуларның тугызы туктатылган. Янгынны сүндерүдә 1109 кеше һәм 154 берәмлек техника катнаша.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, республикада гадәттән тыш хәлләр волонтерларының мобиль штаблары ачылды. Кичә ирекле ярдәмчеләр отряды Башкортстанның көньягында урман янгыннарын сүндерүдә ярдәмгә китте. 18 яшьтән алып 55 яшькә кадәр сәламәтлек торышы яхшы булган кешеләр ут белән көрәштә волонтер була һәм ярдәм итә ала. Волонтерлар белән эшләү буенча координатор - Владислава Пальчиковская. Тел.: +7 (996) 402-18-08.

Хәйбулла районында янгыннарны сүндерүдә хатын-кыз волонтерлар актив катнаша. Алар күпләр өчен үрнәк булып тора.

Шул ук вакытта Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары янгынга каршы эшчәнлекне камилләштерү өчен законнарга үзгәрешләр кертергә ниятли. Республика парламенты рәисе Константин Толкачев гамәлдәге норматив базаны анализларга һәм аны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Элегрәк Хәйбулла районы полиция бүлегенә 37 яшьлек кеше китерелгән булган. Ир кырда үлән яндыруда шикләнелә. Бу факт буенча материаллар тиешле органнарга җибәрелде. Ирне полиция хезмәткәрләре җәмәгать урынында исерек хәлдә булган өчен административ тәртиптә тоткарлаган.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: