+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылу
VK
OK
Telegram
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 август 2021, 12:05
Волонтерлар алгы сызыкта!
Урман янгыннары котырган районнарда мобиль волонтерлык штаблары җәелдереләчәк.
Волонтерлар алгы сызыкта!
13 августта Башкортстанның Зилаер, Зианчура, Хәйбулла һәм Бөрҗән районнарының табигый янгыннар колачлаган төбәкләренә мобиль волонтерлык штаблары булдыру өчен кирәкле җиһазлар белән автомобильләр чыкты. Кирәк булган очракта, мондый штаблар башка муниципалитетларда да җәелдереләчәк.
- Республика волонтерлар үзәге табигый янгыннарны сүндерүдә ярдәм итү эшен көчәйтүне дәвам итә. Янгыннар килеп чыкканнан бирле район үзәкләрендә безнең стационар волонтерлык штаблары эшли. Үзара ярдәм итүнең төгәл системасын булдыру өчен без өстәмә рәвештә мобиль ресурслы волонтерлык штабларын җәелдерү турында карар кабул иттек. Мондый штабларны без, кирәк булганда, ирекле ярдәмчеләр эшли торган урында оператив рәвештә җәелдерәчәкбез, – диде Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Яна Гайдук.
Һәр мобиль штабта даими рәвештә инструктаж үткәрелә, килгән волонтерларны туклану, су, кирәк-яраклар, элемтә һәм медицина ярдәме белән тәэмин итә алачак координатор булачак.
- Минем оештыру һәм волонтерлык тәҗрибәм бар инде. Шуңа күрә янгыннарны сүндерүдә ярдәм сорап чакыру белән килдем, һәм бүген мобиль штаб координаторы буларак чыгам, - диде волонтер Денис Серов.
Табигый янгыннарны сүндерүдә ярдәм итү өчен волонтерлар туплау дәвам итә. 18 яшьтән алып 55 яшькә кадәр кешеләр ут белән көрәштә волонтер була ала. Моның өчен түбәндәге сылтама буенча форма тутырырга кирәк:
https://forms
кgle/8zgtKvFpgoMFb9By7 .
Элемтә өчен җаваплы кеше: Владислава Пальчиковская – республика волонтерлар хәрәкәте үзәгенең волонтерлар белән эшләү буенча координаторы. Тел.: +7 (996) 402-18-08.
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас: