-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 август 2021, 17:50

Бөредә тарихи урыннар яңартыла

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфага эш сәфәреннән соң Бөре шәһәрендә булды.

Бөредә тарихи урыннар яңартыла
Бөредә тарихи урыннар яңартыла
Биредә "Бал спасы" көнендә "Кыргый бал - Бөре ярыммарафоны" дигән шәһәр бәйрәме узды. Оештыручылар Бөре шәһәренә нигез салынуның датасына багышланган 1663 метрлы кыска дистанциягә йөгерү буенча ярыш әзерләгән. Ярыммарафонның максаты - республика халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны популярлаштыру.

«Мин сезгә кунакка бик теләп килдем. Бөре бүген чәчәк ата. Без аның Башкортстанның иң матур шәһәрләренең берсе булсын өчен тырышабыз. Биредә киләчәктә дә иҗтимагый киңлекләрне үстерәчәкбез, матур мәйданнар булдырачакбыз, сезнең йортларыгызны һәм юлларны яхшыртачакбыз, дип вәгъдә бирәм. Әфарин, Физкультурачылар көнендә яхшы чара үткәрдек, йөгердек. Бөредә гади, игелекле һәм ярдәмчел кешеләр яши. Мин сезгә тынычлык һәм иминлек телим", - диде Радий Хәбиров, шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп.

Республика җитәкчесе яңартылган Октябрь мәйданы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Бөре Октябрь мәйданын һәм Ленин исемендәге скверны төзекләндерү проекты белән Уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенрусия конкурсында җиңде. Шәһәр әлеге проектка 75 миллион сум федераль грант акчасы алды.

Проектны гамәлгә ашыруны финанслауның гомум күләме 178,8 миллион сум тәшкил итте. Төзекләндерелә торган территориянең гомум мәйданы 8,8 гектар тәшкил итә, анда социомәдәни киңлекләр, урамнар һәм җәяүлеләр зоналары, тарихи төзелеш һәм мәдәни мирас объектлары яңартылды.

Башкортстан Башлыгы Бөре районы осталары үз эшләнмәләрен тәкъдим иткән һөнәрчелек ярминкәсен карады, халык белән аралашты. Биредә үк Октябрь мәйданында бал ярминкәсендә балның төрле сортлары тәкъдим ителде.

Радий Хәбиров мәйдан янында урнашкан Ленин паркында булды. Урындагы властьлар планында иске сәүдәгәрләр урамын реконструкцияләү. Әлеге проект белән алар уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсында катнашырга ниятли.

"Бөредә мәйданны төзекләндерүгә комплекслы карадылар, керү юллары ясалды, фасадлар төзекләндерелде, яңа балалар мәйданчыклары барлыкка килде. Алар - республикада иң яхшыларның берсе. Барысы да вакытында һәм сыйфатлы эшләнгән. Мөһим момент: мәйданда даими рәвештә тормыш кайнап торырга тиеш, төрле чаралар үткәрелә. Без бүген шулай ук шәһәрне алга таба ничек үстерү, аның тарихи биналарын саклап калу турында фикер алыштык", — дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.

Фото: bashinform

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: