Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Гомум мәйданы 1233 гектар булган 8 табигый янгын чыганагы дөрләвен дәвам итә. Алар:
Хәйбулла районында 700 гектар мәйданда - 1 учак;
Бөрҗән районында 122,1 гектар мәйданда - 2 учак;
Зианчура районында 403 гектар мәйданда - 1 учак;
Баймак районында 5,4 гектар мәйданда - 2 учак;
Белорет районында 1 гектар мәйданда - 1 учак;
Әбҗәлил районында 1,5 гектар мәйданда - 1 учак.
Шулардан 529,5 гектар мәйданда 5 табигый янгын локальләштерелгән.
Янгын сүндерүгә 1041 кеше һәм 142 берәмлек техника төркеме җәлеп ителгән.
Фото: bashinform.ru