+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 август 2021, 08:00

Хәйбуллада янгын таралуына чик куелды

Хәйбулла районында 1150 гектар мәйданда дөрләгән урман янгынын уртак көч белән сүндерделәр.

"Без Зианчура һәм Хәйбулла районнары арасындагы биеклектә зур янгынны уратып ала алдык, тракторлар полосаны сөрүне тәмамлый. Безнең артта бик зур урман массивы булды, без анда ут күчмәсен өчен тырыштык, аны саклап кала алдык. Хәзер безнең төп бурыч — саклап тору. Барлык хезмәтләрнең җайга салынган эше нәтиҗәсе бу, ә хәзер биредә 250-300 кеше, биш трактор, сигез янгын системасы эшли. Без янгын таралуны туктаттык, хәлне тулысынча контрольгә алдык. Барыгызга да зур рәхмәт!» — диде Хәйбулла районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәрипов.

 Фото: bashinform.ru

Хәйбуллада янгын таралуына чик куелды
Хәйбуллада янгын таралуына чик куелды
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: