Башкортстанда узган тәүлектә коронавирус белән авыруның яңа 290 очрагы ачыкланган.
Пандемия башланганнан бирле барлыгы 52 590 авыру рәсми теркәлгән, дип хәбәр иттеләр республика оператив штабында.
Хәбәрдә, шулай ук, үлүчеләр саны 11 кешегә арткан, диелә. Хәзерге вакытта барлыгы 917 кеше вафат булган, шуларның 735е - алтмыш яшьтән өлкән.
Республикада барлыгы 47 998 кеше вирусны җиңгән, 224е – соңгы тәүлек эчендә.
Тәүлек эчендә дәваханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны - 131.
Пневмония белән авыручы 104 кеше терелгән.
Барлыгы 3 656 623тикшеренү үткәрелгән.
Тәүлек эчендә - 3 436 тикшерү.
Башкортстанда 1 057 546 кеше - вакцинаның беренче компонентын, 849 849 кеше икенче компонентын алды.