+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 август 2021, 09:15

Янгын юлында - балалар лагере...

Ут казасы лагерьдан бер чакрым ераклыкта дөрләгән...

Янгын юлында - балалар лагере...
Янгын юлында - балалар лагере...
Республикада дөрләгән табигый янгыннар халыкка да барып җиткән.

15 августта "Горное ущелье" балалар лагереннан 837 баланы һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләргә туры килгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, табигый янгын Әбҗәлил районы территориясендә Яшел Алан авылында урнашкан лагерьдан бер чакрымда барлыкка килгән. Аның мәйданы 1 гектар тәшкил итә. Кешеләрне коткару өчен һәлакәт урынына 10 берәмлек техника һәм 17 кеше килгән.

Лагерьдан 87 хезмәткәрне һәм 750 баланы эвакуацияләгәннәр. Аларны 5,5 чакрым ераклыкта урнашкан "Уральские зори" лагерена күчергәннәр. Моның өчен барлыгы тугыз автобус кирәк булган.

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: