+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 август 2021, 21:08

Уфада дөньякүләм дәрәҗәдәге студентлар шәһәрчеге булачак!

БСТ телеканалында Уфада студентлар кампусы төзүгә багышланган туры эфирны республика Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин ачты.

БСТ телеканалында Уфада студентлар кампусы төзүгә багышланган туры эфирны республика Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин ачты.

- Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең студентлар кампусы ул кирәкле инфраструктуралы студентлар шәһәрчеге булачак, - диде ул. - Анда уку корпуслары, тулай тораклар гына түгел, дөньяви дәрәҗәдәге гыйльми симпозиумнар үткәреләчәк үзәкләр, спорт корылмалары, парковкалар, стадион, бассейн, китапханә һәм башка уңайлыклар булачак. Галимнәр өчен барлык кирәкле шартлар тудырылачак. Ул башкаланың Карл Маркс, Тукай, Зәки Вәлиди урамнары белән чикләнәчәк. Әлеге вакытта "Динамо" стадионы урнашкан урын, Киров заводының иске бинасы, Агыйдел ярына табан урнашкан иске йортлар урынында заманча шәһәрчек барлыкка киләчәк, төзелешнең икенче өлеше 2024 елга тәмамланачак.

Фото: "БСТ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: