Әлеге документ Русия Федерациясе Президенты Юлламасын гамәлгә ашыру буенча йөкләмәне үтәү өчен кирәк. Сүз йорт биләмәләре чикләренә кадәр, халык акчаларын җәлеп итмичә генә газлаштырылган торак пунктларда газ тәэминаты турында бара.
- Мин бу килешү якын арада үз җимешләрен бирер дип өметләнәм. Газны халыкка җиткерү республика өчен генә түгел, тулаем ил өчен дә өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, республика Башлыгы Радий Хәбиров, участоклар биргәндә срокларны мөмкин кадәр киметү өчен, барлык таләпләрне мөмкин кадәр тизрәк карау бурычын куйды. "Газпром газ бүлү Уфа" актив рәвештә эшкә кереште һәм хәзер бездә аңлау, эш күләме һәм объектлар саны бар, - дип хәбәр итә җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.
"Бүген Уфада беренче карашка гадәти, әмма чынлыкта шактый мөһим чара узды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм «Газпром газ бүлү Уфа» җәмгыяте үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.
Документ газүткәргечләрне проектлаганда рөхсәт бирү документларын рәсмиләштерү срокларын ике тапкырга киметергә мөмкинлек бирәчәк. Димәк, газ инфраструктурасы объектлары тизрәк төзеләчәк. "Газпром газ бүлү Уфа" актив рәвештә эшкә керешкәнгә күрә, бездә хәзер төгәл аңлашу, мондый объектларның күләме һәм саны бар. Нәтиҗәдә, бизнес та, гади гражданнар да отачак, чөнки газны халыкка җиткерү республика өчен генә түгел, тулаем ил өчен дә өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Һәм безгә бу бурычны Президент Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юллама вакытында куйды", - дип шәрехләде республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров "Фейсбук"та.
Фото: pravitelstvorb.ru