+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 август 2021, 21:12

Ректорлар студентлар кампусына зур өметләр баглый

Биредә меңәрләгән студент берләшәчәк.

Ректорлар студентлар кампусына зур өметләр баглый
Ректорлар студентлар кампусына зур өметләр баглый

Башкорт дәүләт университеты ректоры Николай Морозкин үзе җитәкләгән уку йорты өчен әлеге кампуста иң уңайлы шартлар булачак дип билгели. Чөнки киң җәелдереләчәк төзелеш аның корпусларына кагылачак. Әле биредә - 15 мең, филиалларда 12 мең студент белем ала. Аларны якын киләчәктә ачылачак яңа мөмкинлекләр көтә.

Авиация-техник универститеты ректоры Сергей Новиков яңа кампуста галимнәр өчен дөньяви дәрәҗәдәге мөмкинлекләр тудыручы лабораторияләрне югары бәяли:

"Без дөньяда билгеле галимнәрне чакыра алачакбыз, чөнки фәннең чикләре юк, хезмәттәшлек өчен уңайлы шартлар будыру бик мөһим".

Башкорт дәүләт медицина универститеты ректоры Валентин Павлов әйтүенчә, әлеге уку йортында 55 илдән килгән студент укый. Иң мөһиме - киләчәктә дә Башкортстан галимнәренең абруен югары тоту.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: