+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 август 2021, 13:55

Тугыз янгын һаман дөрли

Коткаручылар, урманчылар һәм волонтерлар Башкортстанның көньяк районнарында урман янгыннары белән көрәшүне дәвам итә.

Тугыз янгын һаман дөрли
Тугыз янгын һаман дөрли
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча идарәсенең соңгы мәгълүматлары буенча, төбәктә табигать янгыннарының мәйданы 1,4 мең гектардан артык тәшкил итә.

- Гомум мәйданы 1477,9 гектар булган 9 табигый янгын һаман дөрли, - дип хәбәр иттеләр иртәнге сводканы әлеге идарәдә.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, сишәмбе иртәсендә яңа чыганаклар теркәлмәгән.

Ә узган тәүлек эчендә Бөрҗән, Хәйбулла, Белорет һәм Учалы районнарында 50,7 гектар мәйданда биш яңа табигый янгын чыганагы теркәлгән.

Моннан тыш, 178,9 гектар мәйданда алты янгын тулысынча бетерелгән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: