+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 август 2021, 21:40

Тулай торакта кемнәр яшәячәк?

Якын киләчәктә башкалада төзеләчәк студентлар кампусында барлык студентларга да урын бирелмәячәк.

Тулай торакта кемнәр яшәячәк?
Тулай торакта кемнәр яшәячәк?

Якын киләчәктә башкалада төзеләчәк студентлар кампусында барлык студентларга да урын бирелмәячәк. БСТ каналында барган брифингта торак мәсьәләсе күтәрелде. Анда чыгыш ясаучылар сүзләренә караганда, биредә 3 мең студент һәм 500 аспирант, шулай ук аларның гаиләләренә урын биреләчәк. Әлегә кадәр эшләп килгән тулай тораклар сүтелми, алар төзекләндерелә, яңалары заманча материаллар, технологияләр кулланып төзеләчәк. БДУ ректоры Николай Морозкин әлеге уку йортында моңа кадәр студентлар өчен тулай торак мәсьәләсе кискен торуы, әмма быел ул уңай хәл ителүе турында белдерде. Республика Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин әйтүенчә, башкаланың көньягындагы Агыйдел яры яшьләр яшәешенә җайлашачак.

- Бу бөтенләй яңа Уфа булачак, бу - яңа Башкортстан да, - диде ул.

 

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: