Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия гыйльми-мәгариф үзәгенең студентлар кампусы төзеләчәк! Мондый карар бүген федераль дәрәҗәдә кабул ителде.
Бөтен Русиядән килгән 27 гаризадан Мәгариф һәм фән министрлыгы 8 кампусны раслаган, һәм Уфа - алар исәбендә. Комплекс төзелеше быел ук башланачак, федераль бюджет чыгымнарның 60 процентын каплый.
Башкортстан тормышы шуннан соң ничек үзгәрәчәк? Яшь белгечләр өчен нинди мөмкинлекләр һәм перспективалар ачылачак?
БСТ телеканалында туры эфирда шушы һәм башка сорауларга студиядәге экспертлар: республика Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин, Башкортстан Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов һәм республиканың әйдәүче югары уку йортлары ректорлары җавап бирәчәк.
Фото: vk.com