+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 август 2021, 21:40

Уфада студентлар кампусы проектының нечкәлекләре билгеле булды

Республика Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин һәм Башкортстан Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов БСТ телеканалында туры эфирда Уфадагы дөнья дәрәҗәсендәге югары уку йортлары арасында студентлар кампусы проекты турында сөйләделәр.

Уфада студентлар кампусы проектының нечкәлекләре билгеле булды
Уфада студентлар кампусы проектының нечкәлекләре билгеле булды

Александр Сидякин сүзләренчә, кампус оештыруда студентлар укый алсын, анда яшәсен, фән һәм спорт белән шөгыльләнсен, бергә вакыт уздырсын өчен бөтен инфраструктураны үз эченә алачак биналар һәм корылмалар комплексы күздә тотыла.

"Бу, шулай ук, зур симпозиумнар һәм семинарлар уздыру өчен киңлек булырга тиеш, бу китапханә, бу исемнәре дөньяга билгеле галимнәр киләчәк урын, анда уртак төбәкара һәм дәүләтара фәнни тикшеренүләр үткәреләчәк башка шәһәрләрдән галимнәр киләчәк",

- дип аңлатты Александр Сидякин.

Александр Сидякин, шулай ук, кампусны ни өчен башкаланың Дим районында түгел, ә шәһәр үзәгендә төзү планлаштырылуын аңлатты.

"Бу - шәһәрнең иң үзәге, янәшәдә "Динамо" стадионы. Бу - кварталда Башкорт дәүләт университетының гамәлдәге корпуслары. Бу - Карл Маркс, Тукай, Зәки Вәлиди урамнары белән чикләнгән квартал. Ташланган биналар, Киров исемендәге заводның элекке биналары - бу корпуслар сүтеләчәк, Зәки Вәлиди урамына терәлеп торган өч гектар чамасы мәйдан. Бу пыяла бина, алардан без IQ-парк ясаячакбыз. Бу кампусның беренче этабы",

- диде Александр Сидякин.

Ул билгеләп үткәнчә, Агыйдел елгасының көньяк ярындагы кварталларының бер өлеше алыначак, ә урындагы халыкка яңа торак биреләчәк. "Бу урын гади түгел, хәзер бу момент өйрәнелә", - диде Александр Сидякин.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: