+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 август 2021, 20:35

Уфада студентлар кампусы төзеләчәк

БСТ телеканалында Уфада студентлар кампусы төзүгә багышланган туры эфир башланды.

Уфада студентлар кампусы төзеләчәк
Уфада студентлар кампусы төзеләчәк

Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең студентлар кампусы төзеләчәк! Мондый карар бүген федераль дәрәҗәдә кабул ителде.

Эфир барышында бу хакта видеосюжет күрсәтелде.

Быел Хөкүмәт ярдәмендә ил буенча университет кампуслары челтәрен булдыру башланачак. "Төбәкләрдән килгән якынча 30 гаризаның бүгенгә иң яхшы сигезе сайлап алынган. Алар быел гамәлгә ашырыла башларга әзер. Аларның өчесе тулысынча финанслар белән тәэмин ителгән", - дип белдерде Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин Министрлар Кабинеты утырышында. Якындагы елларда кампуслар Томск, Мәскәү, Новосибирск, Калининград, Түбән Новгород, Уфа, Чиләбе һәм Екатеринбургта төзеләчәк, дип ачыклык кертте вице-премьер Дмитрий Чернышенко.

Тагын алты төбәк проектлары - Пермь, Иркутск, Самара, Владивосток, Хабаровск һәм Санкт-Петербург - бик югары дәрәҗәдә әзерлектә. "Шулай итеп, безнең 14 проект тормышка ашырылырга әзер диярлек", - дип ассызыклады Хөкүмәт Рәисе урынбасары. Кампус төзү өчен бюджет гранты төзелеш бәясенең 60 процентын тәшкил итәчәк. Төбәкләр шәхси инвестицияләр табарга һәм җәлеп итәргә тиеш булачак.

Фото: БСТ

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: