+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 август 2021, 09:30

Янгыннарга бәйле хәл кискен булып кала

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров югары әзерлек режимын дәвам итәргә кушты.

Янгыннарга бәйле хәл кискен булып кала
Янгыннарга бәйле хәл кискен булып кала
Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Азат Рәхмәтуллин белдерүенчә, Башкортстан территориясендә коронавирус йоктырган 52590 авыру теркәлгән. Соңгы тәүлектә үсеш 290 очрак тәшкил итә.
 
“47 998 кеше савыккан, шул исәптән соңгы тәүлектә — 42 пациент. Хәзерге вакытта 2977 кеше йорт шартларында дәвалана. Стацио­нарда дәваланучылар — 697. 61 кешенең хәле авыр. Стационар дәвалауда булучылар арасында вакцина ясатмаган кешеләр генә исәпләнә”, — дип билгеләде ул. Азат Рәхмә­туллин, шулай ук, 4525 койка җәел­дерелүен хәбәр итте. Алар 86 процентка тулган. Әлеге чорга беренче компонент белән — 1 057 546, икенчесе белән 849 849 кеше вакциналанган.
Республикада узган атнада 30 урында урман янгыннары дөрләде, унысы әле дә гамәлдә, шуларның алтысына чик куелган. Янгын сүндерүчеләр, урындагы халык, волонтерлар утка каршы көрәшне дәвам итә. Әйткәндәй, 13 августта республика Башлыгы Радий Хәбиров “Бердәм Русия” партиясе “Яшь гвардия” төбәк бүлекчәсенең Бөрҗән, Зилаер, Зианчура һәм Хәйбулла районнарына янгын сүндерергә юнәлгән волонтерлары белән аралашты һәм аларга битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде.
Оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров тагын бер кат төбәктә янгын хәвефе белән бәйле хәлнең җитдилеге турында искәртте. “Куркыныч янаган сезон тәмамланырга иртә әле. Барысы да фаразларны карагандыр, һава торышы бернинди яхшылык та вәгъдә итми, яңгырлар да көтелми. Шуңа күрә безгә югары әзерлек режимында яшәүне дәвам итәргә кирәк”, — дип белдерде ул.
 
“Янгыннарга бәйле вәзгыятьтә иң мөһиме — вакытны кулдан ыч­кындырмаска һәм янгын чыганагына вакытында чик куярга”, — диде Радий Хәбиров, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәровка мөрә­җәгать итеп. “Әлегә хәлләр ул кадәр үк начар түгел. Иң мөһиме бурыч­ларны алданрак куегыз, техника кирәк икән, бөтен республика буенча җыеп озатачакбыз. Кешеләр кирәк икән, кешеләрне дә җыярбыз”, — диде ул.
13 августка булган мәгълүматлар буенча, 2009 студент Башкортстан­ның югары уку йортларына кабул ителгән, дип хәбәр итте оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. 49 аби­туриент керү сынауларыннан башка студент булган. 1666 студент максатлы укуга, 295е махсус квота кысаларында кабул ителгән. Төбәк вузларына барлыгы 145 688 гариза бирелгән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 16 процентка күбрәк. Югары уку йортларына керүчеләр арасында дәвалау эше, педиатрия, нефть-газ эше, гамәли информа­тика, мәгълүмати хәвеф­сезлек, педагогик белем бирү, химия техно­логияләре һәм төзелеш белгечлек­ләре аеруча популяр.
Башкортстанда быел БДИ буенча 100 балл алган 36 укучы урындагы вузларга керү өчен гариза биргән. Хәзер алар 100 балл җыючыларга грант ярдәме сыйфатында 150 мең сум алачак. Вундеркинд студентларга бер тапкыр бирелә торган түләүләргә төбәк 5,4 миллион сум акча тотачак.
Республикада 2930 торак пунктка газ кертелгән, 1 миллион 400 мең йортта зәңгәр ягулык яна. Газ кертү дәрәҗәсе 83,6 процент тәшкил итә. Әлеге максатларга 22 миллиард сум акча бүленгән. Радий Хәбиров бу эшне катгый контрольдә тотарга кушты.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: