+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 август 2021, 08:45

Башкортстанга 39 градус эсселек килә

"Башгидрометүзәк" МЧС белән берлектә республика халкын аномаль эсселек турында кисәтә.

Башкортстанга 39 градус эсселек киләБашкортстанга 39 градус эсселек килә
Башкортстанга 39 градус эсселек килә

Синоптиклар фаразларына караганда, 19-22 августта төбәк территориясендә һава температурасы +39 градуска җитәчәк.

"Эссе һава торышы кеше өчен куркыныч белән яный, кояш һәм эссе сугуга, йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүенә китерергә мөмкин", — дип искә төшерде коткаручылар.

Башкортстан МЧСы 12 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр кояшның турыдан-туры нурлары астында булмаска киңәш итә, чөнки бу вакытта кояш аеруча актив. Шулай ук алкоголь кулланудан баш тартырга, күбрәк су эчәргә, кулдан азык-төлек сатып алмаска, актив спорт белән шөгыльләнмәскә һәм кешеләрне кояшлы урында автомобильдә калдырмаска кирәк.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас