+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 август 2021, 12:17

Халык күңеленә хуш киләчәк

Уфада вузара студентлар кампусы республикада фәнни фикер үсешенә ярдәм итә, шулай ук кунаклар һәм туристларны җәлеп итүнең тагын бер факторы булачак, дип саный республика парламенты вице-спикеры Эльвира Аеткулова.

Халык күңеленә хуш киләчәк
Халык күңеленә хуш киләчәк

"Кампус - абитуриентлар ни өчен туган республикада калырга тиеш дигән сорауга тагын бер җавап. Студент өчен уку йортының статусы, педагогларның тәҗрибәсе генә түгел, ә без мактана алмаган инфраструктура да мөһим. Безнең төбәк җитәкчесенә хас үҗәтлек белән Радий Хәбиров проектны шәхсән үз күзәтүе астына алды. Без проектка ярдәм итү турында Русия Президенты белән очрашуда да сүз баруын беләбез. Нәкъ менә безнең кампусның җиңүчеләр исемлегенә эләгүе - төбәк җитәкчелегенә һәм шундый масштаблы бурычны үти торган командага ышаныч турында тагын бер әһәмиятле сигнал. Локация дә мөһим, мондый матур урын барлык халыкның күңеленә хуш киләчәк, кунаклар һәм туристларны җәлеп итүнең тагын бер факторы булачак", - дип билгеләде Эльвира Аеткулова.

Моңа кадәр хәбәр итүебезчә, Башкортстанда Евразия дәрәҗәсендәге студентлар кампусын төзү турында карар тулысынча кабул ителгән. Бу хакта кичә Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелегендәге утырыш барышында билгеле булды, дип хәбәр итте республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Фән мәсьәләләре буенча киңәшче Руслан Казыйханов БСТ телеканалындагы брифингта проект өстендә 2019 елдан зур команда эшләвен билгеләп үтте. Аның эш нәтиҗәсе җиңү булды, чөнки Русия Хөкүмәте тапшырылган 27 гаризаның бары тик 8ен генә хуплады, алар арасында Уфа да бар.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: